23 март 2026 материаллары
-
Җәмгыять
«Акыллы» бакча: агроном Хәким Моратовтан киңәшләр
Кая туры килсә – шунда, ничек бар шулай чәчсәң-утыртсаң, уңышы да шулкадәр генә була. Агроном Хәким Моратов әйтүенчә, түтәлләрне алдан ук планлаштырып, туфракның нинди икәнен исәпкә алып үстергәндә генә, кыяры да җыеп бетергесез була, помидоры, башкасы да сезон әйләнәсе шәп уңыш бирә.
-
Яңалыклар
Казанда 1 апрельдән беренче сыйныфларга гаризалар кабул итә башлыйлар
Быел башкала мәктәпләре 15 меңләп беренче сыйныф укучысын кабул итәргә җыена. 1 апрельдән Казанда беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе үз эшен башлый.
-
Яңалыклар
«Чын күңелдән» акциясе гаилә традициясенә әйләнде
Балтач эшмәкәрләре Асия һәм Радик Закировлар күп еллардан бирле инде районда яшәүче мөмкинлекләре чикле балаларны сөендерә.
-
Яңалыклар
Яудагылар да, тылдагылар да онытылмый
Балтач волонтерлары турында күпме генә мактау сүзләре язсаң да, аз булыр кебек.
-
Яңалыклар
1 апрельдән Казанда балалар бакчаларына юлламалар бирү башлана
Быел Казан балалар бакчаларында 16 меңләп урын әзерләнгән. Шул ук вакытта бүгенгә 12 340 бала чиратта тора.
-
Яңалыклар
Хокук саклаучылар «акыллы колонка»лар аша күзәтү куркынычы турында кисәткән
Мошенниклар үз корбаннарын күзәтү өчен өйдәге «акыллы колонка»ларны эшкә җигә башлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча идарәсендә хәбәр иткәннәр.
-
Яңалыклар
Татарстанда кулда булган фатирларга ихтыяҗ арткан
Бу елның гыйнвары белән чагыштырганда, февральдә икенчел торак базарында сату-алу килешүләре 20,5 процентка күбрәк теркәлгән. Бу хакта Росреестрның Татарстандагы идарәсендә хәбәр иткәннәр.
-
Яңалыклар
Татарстан куллану кредиты күләме буенча беренче бишлеккә эләккән
Татарстан ил күләмендә февральдә куллану кредиты күләме буенча беренче бишлеккә эләккән. Илкүләм кредит тарихлары бюросы мәгълүматларына караганда, республикада әлеге күрсәткеч 197,1 мең сум тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Кыш азагында – чаңгы базасы
Район үзәкләрендә, авылларда кышны озату бәйрәмнәре гөрләгән көннәрдә Балтач районының Чепья авылында «Вершина» чаңгы базасы ачылды.
-
Яңалыклар
Нефтькә бәяләр арту сәбәпле, трассаларда тизлекне киметергә чакырдылар
Халыкара энергетика агентлыгы барлык илләрнең хөкүмәтләренә автомагистральләрдә максималь тизлекне 10 км/сәг кә киметергә һәм җәмәгать транспортын активрак үстерергә киңәш итте. Чаралар нефтькә бәяләрнең кискен артуына һәм Якын көнчыгыштагы конфликт фонында ягулык дефицитына каршы тору өчен кирәк. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Марат Кәбиров
Халык ярата дип
Мин башта шуны сөйлим әле... Менә ул абыйны авылда барысы да ярата. Кемнәрдер сантый дип уйлый, кемнәрдер батырга исәпли. Тик яраталар. Ә ул бернигә дә карамыйча, үз җаена гына яши бирә. Сул кулы белән кипкесен төзәтеп куя да сул кулын күрешергә суза. «Сәлам, бырат!» – ди. Күрешәсең. Аның уң кулы юк...
-
Яңалыклар
Ана капиталын торак мәйданы бәясенә карап билгеләргә тәкъдим иттеләр
Россиядә ана капиталы күләмен бер кешегә торакның социаль нормасыннан (18 кв.м) чыгып билгеләргә кирәк. Иҗтимагый палатаның Демография комиссия рәисе Сергей Рыбальченко «РИА Новости» хәбәрчесенә шул хакта белдергән.
-
Җәмгыять
Дусны да дошман итә торган чир
Җир йөзендәге халыкның 40 процентка якыны, ә Россия халкының 27 проценты әлеге авырудан интегә. Аның белән авыручылар саны ел саен арта, ул бәбиләрдән башлап гомере буе аның ни икәнен белмәгән әбиләр буынына кадәр җәфага сала. Сүзебез – аллергия турында.
-
МӨҺИМ
«Бәяләр арта, дип кенә ялдан баш тартырга җыенмый»: быел туристлар кайда ял итүне кулай күрә?
Якын Көнчыгыш бездән ерак булса да, андагы хәлләр безгә дә йогынты ясый. Сүзебез туристлар турында. Бүген берәүләр ял иткән урыннарыннан кайту мәсьәләсен хәл иткән вакытта, икенчеләр планнарын үзгәртергә мәҗбүр.
-
Яңалыклар
Язгы каникул вакытында 10 меңләп Казан укучысы лагерьларда ял итәчәк
Язгы каникулга санаулы көннәр калып бара. Быел балалар язгы каникулга 28 мартта китә һәм ул 4 апрельгә кадәр дәвам итә. Каникул көннәрендә Казанның 10,7 меңләп укучысы өчен 167 белем бирү оешмасы базасында мәктәп яны лагерьлары эше оештырылачак. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.